GONVORIX
Поиск
Ренат Еникеев
Ренат Еникеев
Подписчики:
29 подписчиков
ID:
67295077
Блокировка:
Нет ограничений
Верификация:
Сообщество не верифицировано администрацией ВКонтакте
Видимость
закрытое
Популярность:
У сообщества нет огня Прометея
Домен:
club67295077
Описание
Ренат Еникиев, Ренат Әхмәт улы Еникеев (13.06.1937--13.03.2020) — күренекле композитор. Татарстан Республикасының халык артисты (2002), Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1987), Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты. Композитор 1937 елның 13 июнендә Казанда укытучы гаиләсендә туа. 1948-1952 елларда 6нчы музыка мәктәбендә фортепиано классында белем ала; 1952-1956 елларда Казан музыка училищесының теория бүлегендә укый. 1956-1961 елларда Казан дәүләт консерваториясендә профессор А.С.Леманның композиция классында укый. 1956-1957 елларда Еникиев Казан музыка училищесында укытучы, 1961-1963 елларда Татар академия театрының музыка бүлеге мөдире, 1963-1973 елларда Татар дәүләт филармониясендә солист-пианист, концертмейстер булып эшли. Бер үк вакытта 1972-1974 елларда ул ТАССР Министрлар Советының телевидение һәм радиотапшырулар комитеты хезмәткәре булып тора. 1990 елдан башлап ул Татарстан композиторлар берлегенең идарә рәисе урынбасары һәм киңәшчесе. Еникиев – хәзерге заман татар композиторлары арасында күренекле урын алып тора, ул төрле жанрдагы күпсанлы әсәрләр авторы. Композитор татар камера-инструменталь музыка үсешенә зур өлеш кертә: өч квартет; скрипка, альт һәм виолончел өчен трио; кыллы квартет өчен өч әсәр һ.б. концерт пьесалары иҗат итә. Еникиевның иҗади ачышларының берсе булып татар музыкасында яңа жанр – авторлаштырган транскрипция тора; "Сәйдашстан" китабына кергән 20 пьеса – Салих Сәйдәшевнең халык арасында киң танылган көйләрен үз эченә ала. Алар фортепиано өчен эшкәртелеп тәкъдим ителә. Транскрипцияләр авторы Р. Еникиев беренчел чыганакның көй төзелешен саклаган хәлдә, яңа гармония, музыкаль алымнарны иҗади уңышлы кулланып, заманга яңгырашлы инструменталь форма тудыруга ирешә. Композитор популяр җырлар, романслар авторы да.
Фидерная рыбалка г.Иваново Ивановская область
"SAZAN-FISH" рыболовный интернет магазин
Рыбацкая братва
Товары для фидерной ловли
Подслушанно у фидериста. Спорт и отдых.